250 м арага велоузыш Горки-Әмәт урманында үтте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче сентябрь, Алена Мирошниченко). Бүген сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән 10 бала махсус велосипедлы булды. Гадәти булмаган транспорт чараларын Горки-Әмәт урманында тапшырдылар. Чара “Бәхет белән узышып” дип исемләнгән көзге узыш уңаеннан үткәрелде.
Өченче тапкыр Казанда үзенчәлекле балалар өчен велосипед ярышлары үтә һәм, гадәт буенча, кайбер катнашучыларга бүләкләр – мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен яңа велосипедлар бирелә. Махсус өч тәгәрмәчле велосипедлар ныгытылган металл конструкциягә ия һәм кулларны, аякларны һәм араканы, егылмас өчен, беркетеп куярга мөмкинлек бирә. “Альпари” ХФ директоры Наталья Гыйләҗева билгеләп үткәнчә, фонд карамагында торучылар реабилитация өчен велотренажерларга мохтаҗ. “Алар кирәк булган балалар исемлеге тупладык, хәзер акрынлап балаларның хыялларын тормышка ашыра барабыз. Әмма без велотренажерлар гына түгел, ә велосипедлар бүләк итәбез. Ә алар велотренажерга да үзгәртелә ала. Аларны елның теләсә кайсы фасылында файдаланып була”, - дип сөйләде Наталья Гыйләҗева.
Узган елда махсус велосипедлар 4 балага бирелде. Быел спонсорлар ярдәмендә бу бәхет 10 балага иреште. Иганәчеләр арасында – ТР Дәүләт Советы депутаты Алберт Мөхәммәтшин, Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, Казан шәһәр Думасы депутатлары Нияз Гыйниятов, Александр Поливин, Марат Шакиров, Евгений Чекашов, “4 номерлы пассажир автотранспорт предприятиесе” МУП директоры Айрат Исхаков һәм “Альпари” ХФ директоры Наталья Гыйләҗева.
Бүген велосипедлы булган һәм аларга инде утырган балаларның алардан төшәселәре килмәде – алар велосипедларда узышлар уздырды.
Шундый ярдәм күрсәтелгәнгәдер, велоузышта катнашучылар саны арта бара. Мәсәлән, бүгенге узышка 96 катнашучы теркәлгән иде, узган ел 30 кешегә кимрәк иде. Өч яшьтән узган балалар 250 м дистанцияне уздылар. Ләкин, оештручылар билгеләп үткәнчә, хәрәкәт координациясе белән проблемалар булган балалар өчен бу ара да зур көч таләп итә. Беренче тапкыр велоузыш 2017 елның көзендә үткәрелде. Ул вакытта анда 28 кеше катнашты, 2018 елда инде ярышларда 66 бала катнашкан иде.
Тантаналы чара һәм узышлардан тыш, катнашучылар өчен концерт программасы әзерләнгән иде.
Чараны “Альпари” хәйрия фонды Совет районы администрациясе һәм “Негонки” велоклубы белән берлектә “Игелекле Казан” автоном коммерцияле булмаган оешма ярдәмендә оештырды.