В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Агымдагы елга милек салымнары буенча планлы билгеләнүләр 3 млрд 41 млн сум тәшкил итә.
Фото: Денис Гордийко
1-нче декабрьгә кадәр үтәргә тиешле салым түләүләренә транспорт салымы, физик затлар мөлкәтенә салым һәм җир салымы керә, дип искәртте Р.Шәфигуллин.
«Казан бюджетына физик затлар мөлкәтенә салым һәм җир салымы тулы күләмдә керә, ә транспорт салымы республика бюджетына керә», - дип билгеләп үтте ул.
Агымдагы елга милек салымнары буенча планлы билгеләнеш 3 млрд 41 млн сум тәшкил итә, шул исәптән транспорт салымы буенча - 1 млрд 658 млн сум, физик затлар мөлкәтенә салым буенча - 975 млн һәм җир салымы буенча - 408 млн сум.
Бүгенге көндә салым түләүченең шәхси кабинетында Россия Федераль салым хезмәте сайтында теркәлгәннәрнең барысы да милек салымнарын түләү кирәклеге турында хәбәрнамә алды, калганнарына почта аша хәбәр ителде.
Шәһәр Башкарма комитеты тарафыннан ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе белән берлектә 2020 елда физик затларның милек салымнарының үз вакытында керүен тәэмин итү буенча чаралар планы кабул ителде, дип хәбәр итте спикер. Әлеге планны гамәлгә ашыру кысаларында инде билгеле бер эш башкарылган - әйтик, салым түләү кирәклеге турында мәгълүмат коммуналь хезмәтләр өчен түләү квитанцияләрендә, шәһәрнең реклама щитларында, түләүле мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә квитанцияләрнең арткы ягында, дәүләт учреждениеләренең мәгълүмат стендларында, транспортта, подъездларда һәм торак йортларның лифтларында урнаштырыла.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары сүзләренә караганда, бүгенгә казанлылардан 870 млн сум күләмендә милек салымы кергән, шулардан физик затларның транспорт салымы планнан 27,8% тәшкил итә, физик затлар милкенә салым - планның 30%-ы һәм җир салымы - 113 млн сум яки планнан 27,7%.
«Әлеге салымнарның күләме шактый булуын, аларның шәһәр бюджеты өчен әһәмиятен, шулай ук түләүләрнең соңгы срокларын исәпкә алып, структур бүлекчәләрнең барлык җитәкчеләрен дә оешмалар хезмәткәрләре тарафыннан милек салымнарын түләүне үз контроленә алуын сорыйм, - диде Р.Шәфигуллин. - Шулай ук казанлыларны үз гражданлык бурычын үтәргә һәм салымнарны вакытында түләүне сорыйм».