Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче декабрь). Казанда 23-нче декабрьдә җәмәгать транспортында битлекләрсез йөргән 500-гә якын пассажирны ачыкладылар. Рейдлар автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метро станцияләрендә узды.
Тикшерүне Казан Транспорт комитеты хезмәткәрләре, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе контроль-ревизор хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре уздырды.
Рейд барышында шәхси саклану чараларыннан башка йөргән 497 пассажир ачыкланды. Кисәтүдән соң барлык пассажирлар да битлекләрен киделәр.
Барлыгы 668 берәмлек күчмә состав тикшерелде. Тикшерү 19 контроль ноктада узды. Исегезгә төшерәбез, бер ай элек (24-нче ноябрь) шәһәрнең җәмәгать транспортында битлекләрсез йөргән 977 пассажир ачыкланган иде.
Профилактик рейдлар дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты.