Тикшерү 17 контроль ноктада узды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче гыйнвар). Казан җәмәгать транспортында битлек режимын бозучы 375 кеше ачыкланган. Профилактик рейдлар алдагы көнне булып узды, 521 берәмлек күчмә состав тикшерелде. Тикшерү 17 контроль ноктада уздырылды.
Шәхси саклану чаралары булмаган барлык пассажирлар да кисәтүдән соң битлек кигән.
Тикшерүне Казан Башкарма комитетының транспорт буенча комитеты хезмәткәрләре, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесенең контроль-ревизорлык хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре үткәрде.
Профилактик рейдлар дәвам итәчәк, дип хәбәр ителә шәһәрнең транспорт сайтында.