В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрдә тәүлек эчендә 170 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Кичә Казанда 170 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда өч кеше: ике җәяүле һәм велосипедчы зыян күргән.
8: 11 сәгатьтә 40 яшьлек хатын-кыз Курчатов урамындагы 8а номерлы йорт каршында уңга борылганда җәяүлегә юл бирмәгән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 64 яшьлек хатын-кыз төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, медицина ярдәме күрсәткәннән соң, аны хастаханәдән җибәргәннәр.
Нокса урамында 10: 36 сәгатьтә 32д номерлы йорт каршында билгесез машина йөртүче тротуар буйлап шәхси электр самокатында барган 26 яшьлек ир-атны бәрдерә. Машина йөртүче вакыйга урыныннан кача. Ир-атка ярдәм күрсәткәннәр, шуннан соң аны медицина учреждениесеннән җибәргәннәр.
11:03 сәгатьтә 48 яшьлек машина йөртүче Достоевский урамындагы 75 нче йорт каршында сулга борылганда өлкән яшьтәге велосипедчыны бәрдерә. 58 яшьлек зыян күрүче җәрәхәтләр алган. Медицина ярдәме күрсәткәннән соң, аны хастаханәдән җибәргәннәр.
Шул ук вакыт эчендә 271 машина йөртүче һәм 43 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган. 55 кеше куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозган, икесе җәяүлеләргә юл бирмәгән, тагын берсе – балаларны йөртү таләпләрен игътибарсыз калдырган. Сигез автомобильчене исереклек билгеләре белән машина йөрткән өчен тоткарлаганнар, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең Дәүләт автоинспекциясендә.