Уенда катнашучыларга шәһәрнең тарихи урыннарында 15 ноктада актив катнашырга туры киләчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче май). 8-нче майда Казанда Җиңү көненә багышланган «Хәтер чиге» интерактив квесты узачак. Катнашучыларга шәһәрнең тарихи урыннарында 15 ноктада биремнәрне үтәргә туры киләчәк.
«Хәтер чиге» – Казан яшьләрен Җиңү көнен бәйрәм итүгә җәлеп итүгә һәм Бөек Ватан сугышы геройлары батырлыкларын популярлаштыруга юнәлдерелгән уен. Квест Казанның Яшьләр парламенты тарафыннан оештырылган.
Шәһәр территориясендә актив мәйданчыклар эшләячәк. Уенда урта һәм мәктәп яшендәге балалар, студентлар һәм аларның әти-әниләре катнаша ала – барлыгы 500 кеше. Моның өчен бер яки берничә команда җыярга һәм һәр катнашучыны проект сайтында теркәргә кирәк. Квест 11:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр узачак, дип хәбәр итәләр Казанның балалар һәм яшьләр эшләре комитетында.