Бу хәрби авиация тарихында иң көчле, эре һәм тизйөрешле бомбардировщик, «Ак аккош»та 46 дөнья рекорды куелган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы май). Бүген Казансу елгасы акваториясе өстеннән Ту-160 «Ак аккош» бомбардировщигы очып үтте. Легендар хәрби җитәкче, авиация маршалы, Советлар Союзы Герое Владимир Судецның исемен йөртүче һава судносының тантаналы очышы Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.
Ту-160 «Ак аккош» бомбардировщигы Казан авиация заводында тирән модернизация узган. Ту-160 самолеты Мәскәүдәге парадларда авиацион очыш катнашучысы булып тора. Бу хәрби авиация тарихында иң көчле, эре һәм тизйөрешле бомбардировщик, «Ак аккош»та 46 дөнья рекорды куелган.
Исегезгә төшерәбез, бүген бөтен ил Җиңү көнен билгеләп үтә. Әлеге бәйрәм уңаеннан республика халкы өчен 400дән артык чара һәм акция әзерләнде, аларда теләге булган һәркем онлайн режимда катнаша алачак. Көн дәвамында шәһәрдә «Россия әләмнәре. 9-нчы май» һәм «Җиңү тәрәзәләре» акцияләре узачак - казанлыларга Россия «триколор»ын тәрәзәләргә элеп куярга һәм Җиңү көненә багышланган рәсемнәр беркетергә тәкъдим ителә.
18.00 сәгатьтә Казан «РиоРита - Җиңү шатлыгы!» федераль проектына кушылачак - Санкт-Петербург Таврический бакчасында студиядән өч сәгатьлек трансляция алып барылачак. 19.00 сәгатьтә бөтенроссия тынлык минуты була, шуннан соң шәһәр халкы «Ишегалды белән җырлыйбыз» акциясенә кушыла алачак. Шулай ук шәһәр халкы ТР Дәүләт камера хорының «Җиңүгә кадәр 15 җыр» онлайн-концертын тыңлый алачак, «Хәтер шәме» акциясендә катнаша һәм ТНВ телеканалында якынча 21.50 сәгатьтә трансляциясе башлана торган бәйрәм салютын күрә алачак.