В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
35 яшькә кадәрге авторлардан гаризалар 1 июльгә кадәр кабул ителә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче февраль). Казанда 3-6 сентябрьдә узачак XI Халыкара яшьләр кинофестиваленә гаризалар кабул ителә башлады. Катнашуга 35 яшькә кадәрге яшь авторлар һәм кинематографистлар чакырыла.
Конкурс программасына җибәрелгән эшләр арасыннан бары тик халыкара программаның иң яхшы 30 фильмы, шулай ук "Яшь Россия" номинациясендә 10 фильм гына керәчәк.
XI Халыкара яшьләр кинофестивалендә катнашу өчен 1 июньгә кадәр гариза формасын тутырырга кирәк.
Бүләкләр түбәндәге номинацияләр буенча биреләчәк: "Кыска метражлы уен фильмы"; "Кыска метражлы документаль фильм"; "Кыска метражлы анимацион фильм"; "Балалар өчен фильм"; "Видеоролик" (реклама, анимация фильмнары, видеоклип, социаль роликлар формасында иҗат).
Җиңүчеләрне Халыкара жюри билгеләячәк, дип хәбәр итә "Кино вакыты" дирекциясе матбугат хезмәте.