В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашу өчен гаризалар 1-нче мартка кадәр кабул ителә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы февраль). 15-нче апрельдә Түбән Новгородта яшьләр арасында Халыкара кулинар осталык конкурсы узачак. Анда якын һәм ерак чит илләрнең, Россиянең башка шәһәрләренең, Казанның профильле уку йортлары студентлары һәм укучылары катнаша ала.
Конкурс өч компетенциядә узачак: «пешекче эше», «кондитер эше» һәм «арт-класс», соңгы компетенциядә катнашучыларга азык-төлек материалларыннан сәнгать экспозициясен тәкъдим итәргә кирәк булачак, дип хәбәр итәләр конкурсны оештыручылар.
Катнашу өчен 1-нче мартка кадәр kafedra.top-2011@mail.ru электрон почтасына гариза җибәрергә кирәк. Гариза формасы һәм конкурс турында нигезләмәне сылтама буенча карарга була.