А.Мищихин Алабуга училищесында тәрбияләнүчеләргә мошенникларның нинди хәйләләргә барулары һәм ничек аларның корбаннары булмау турында сөйләде.
Фото: РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче декабрь). Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Александр Мищихин IT-технологияләр кулланып кылынган җинаятьләрне ачу һәм тикшерү турында онлайн-дәрес үткәрде. Лекцияне РФ Эчке эшләр министрлыгының Алабуга Суворов хәрби училищесының 3 курс суворовчылары тыңлады. Дәрес «Башлангыч һөнәри әзерлек» укыту предметы кысаларында узды.
А.Мищихин мошенникларның нинди хәйләләргә барулары һәм ничек аларның корбаннары булмау турында сөйләде. «Узган атнада гына да казанлылар мошенникларның гамәлләре нәтиҗәсендә 15 млн сум тирәсе югалттылар, – дип билгеләде ул. – Мошенник кирәкле «төймәләргә» басып, үз дигәненә ирешә, һәм кешеләр конфиденциаль мәгълүматны ача, акчаларны ниндидер «куркынычсыз счетка» күчерә. Җинаятьчеләр куркуга, кызыксынуга һәм баерга теләүгә уйныйлар».
Дәрес вакытында А.Мищихин «Родственник попал в беду» мошенниклык схемасы, шулай ук эш нәтиҗәләре һәм мондый схемаларда катнашучы җинаятьчеләрне тоткарлау турында җентекләп сөйләде. Суворовчылардан өй эше сыйфатында үз туганнарына, дусларына һәм танышларына киберкуркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерүләрен сорадылар.
Моннан тыш, дәрестә суворовчылар дистанцион җинаятьләр кылуның иң киң таралган ысуллары, Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан аларны кисәтү һәм ачу буенча күрелә торган чаралар, хезмәтләр һәм бүлекчәләр арасында үзара хезмәттәшлек турында белделәр. Суворов училищесында тәрбияләнүчеләр соңыннан сораулар бирә алдылар.
Дәрес ахырында Александр Мищихин суворовчыларны РФ Эчке эшләр министрлыгының югары уку йортын тәмамлаганнан соң эчке эшләр органнарына хезмәткә чакырды.