В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Консультацияләрне шәһәр Башкарма комитетында алырга мөмкин булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче февраль). 15 нче февральдә Казан Башкарма комитетының Шәһәр төзелеше рөхсәтләре идарәсе башлыгы Марсель Абделхаков һәм шәһәр прокуратурасы вәкиле халык сорауларына җавап бирәчәк.
Гражданнарны кабул итү 14:00 сәгатьтә Казан Башкарма комитетында Кремль урамы, 3 адресы буенча башлана. Мәгълүматны түбәндәге телефон буенча белергә була: +7(843)299-16-93.