В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлылар Борис Смирновка сорауларны 5-нче мартта РФ Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә бирә алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче март). 5-нче мартта Казанда дәүләт автомобиль юллары күзәтчелегенең Урта Идел төбәкара идарәсе башлыгы Борис Смирнов гражданнарны кабул итәчәк.
Консультацияне 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр РФ Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә түбәндәге адрес буенча алырга мөмкин булачак: Кремль ур., 12/20. Кабул итүгә алдан язылу телефон аша башкарыла: +7(843) 221-80-36, дип хәбәр итәләр ТР буенча Баш федераль инспектор аппаратында.