В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Зур тизлек белән барган BMW автомобилен тоткарлаган полиция хезмәткәрләре Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче апрель, Екатерина Виславская). BMW автомобилен патруль машинасы белән тоткарлаган юл-патруль хезмәте инспекторлары инструкция буенча эш иткән, диде бүген брифингта ТР буенча Эчке Эшләр Министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Габдерахманов. Полиция хезмәткәрләре, берсе үлгәннән соң, Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителәчәк.
Һәлакәт Казанда 27 апрельдә була. 1.02 сәгатьтә Восстание урамында юл-патруль хезмәте инспекторлары Юл йөрү кагыйдәләрен бозган BMW автомобиленә игътибар итәләр. Инспекторларның аны туктатырга тырышуларына игътибар итмичә, ул хәрәкәтен зур тизлектә дәвам итә. Әлеге чит ил машинасы турында мәгълүмат башка экипажларга да бирелә, аны куу оештырыла. 1.16 сәгатьтә Волгоград һәм Декабристлар урамнары киселешендә автомобиль зур тизлектә светофорның кызыл утына чыккан һәм ике ЮХИДИ инспекторы утырган юл-патруль хезмәтенең “Лада Приора” машинасына килеп бәрелгән. Ике полиция хезмәткәре һәм BMW йөртүчесе хастаханәгә озатылган. Юл-патруль хезмәте инспекторларының берсе аңына килмичә үлеп китә, икенчесе баш мие селкенеп, 7-нче шәһәр хастаханәсендә дәвалана. Чит ил машинасын йөртүче кулга алынган.
“Патруль автомобиленең тизлеге 160-170 км/сәг булган, димәк алар куган автомобиль тизлеге тагын да югарырак булып чыга. Торак пунктта мондый тизлектә бара торган автомобиль кешеләр өчен дә, транспорт чаралары өчен дә куркыныч тудырганы аңлашыла, - дип сөйләде Ленар Габдерахманов. – Юл-транспорт һәлакәте вакытында 1.16 сәгать булса да, урамнарда җәяүлеләр дә булган, шуңа күрә әлеге ситуациядә соңга калу бик зур тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин иде”.
Ул ЮХИДИ инспекторларының ни өчен автомобильне туктатуларын аңлатты. Патруль автомобиле BMW машинасын туктату өчен мәҗбүри чара буларак кулланылган, чөнки әлеге очракта башка ысуллар туры килмәгән. Бу очракта ату коралларын куллану полиция турындагы законның 23 маддәсенең 6 пункты буенча катгый тыела, чөнки очраклы кешеләр зыян күрергә мөмкин. Автомобиль гаять зур тизлек белән хәрәкәт иткәнгә, башка төрле чаралар да туры килмәгән.
“Юл-патруль хезмәте инспекторлары аңлы рәвештә эш йөрткән. Барлык хәрәкәтләре дә уйланып эшләнгән, алар бары бер әйберне генә эшләп өлгермәгән – машинадан чыгарга. Бу вакытта наряд Россия Эчке эшләр министрлыгының 164 номерлы приказының 97 пункты нигезендә эш йөрткән. Тагын шундый хәлләр кабатланса, һәм машинаны туктатырга башка чаралар булмаса, ЮХИДИ хезмәткәрләре азакка хәтле бурычларын үтәп, тагын да шундый адымга барачаклар”, - дип хәбәр итте ТР буенча Эчке Эшләр Министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе.
Полициянең ике хезмәткәре дә, 29 яшьлек Вячеслав Морозов һәм 42 яшьлек Юрий Матренин, бүләккә тәкъдим ителәчәк. Соңгысы – үлгәннән соң. Аның хатыны, күптән түгел инсульт кичергән әтисе, 8 һәм 11 яшьлек ике кызы калган. 19 ел хезмәте барышында ул “Хезмәттә аерылганы өчен” II һәм III дәрәҗәле медальләре һәм хезмәт бурычларын намус белән үтәгәне өчен 19 бүләк белән билгеләнгән.
Ленар Габдерахманов BMW йөртүчесе турында да әйтте. 31 яшьлек эшсез казанлының исеме Артур Сатретдинов. Күп тапкырлар юл йөрү кагыйдәләрен бозган, 2015 елда транспорт чарасын йөртү хокукыннан 1 елга мәхрүм ителгән һәм, юл йөрү кагыйдәләре буенча имтиханнарны тапшыра алмау сәбәпле, машина йөртү таныклыгын ала алмаган. Юл-транспорт һәлакәтеннән соң ул наркотик матдәләр исереклегенә медицина тикшерүен үтүдән баш тарта, аңа карата административ материал төзелә.
ТР буенча Россия Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, BMW йөртүчесенә карата РФ ҖК 264 маддәсе буенча (юл йөрү һәм транспорт чарасын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу) һәм 317 маддәсе буенча (хокук саклау органнары хезмәткәре гомеренә кул сузу) җинаять эшләре кузгатылган. Ике җинаять эше дә берләштерелгән, тикшерү эшләре дәвам итә.