В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ай дәвамында теләк белдерүчеләрне кинологлар һәм зоопсихологлар белән 8 дәрес көтә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче июль). Казанда яшь эт асраучы мәктәбенең икенче агымына теркәлү башланды. Ай дәвамында теләк белдерүчеләрне профессиональ кинологлардан һәм зоопсихологлардан лекцияләр һәм мастер-класслар форматында 8 дәрес көтә.
Дәресләр эш көннәрендә атнага ике тапкыр кичке вакытта узачак. Аларның башлану датасы тулы төркем туплаганнан соң билгеләнәчәк. Дәрес вакытында катнашучылар эт белән ничек дөрес аралашырга һәм аны ничек дөрес итеп тәрбияләргә кирәклеге турында күбрәк беләчәкләр. Барлык дәресләргә килүчеләр сертификатлар алачак.
Сылтама буенча язылырга мөмкин. Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә билгеләп үтелгәнчә, дәрес калдырмыйча йөрергә һәм укытучыларның барлык биремнәрен үтәргә әзер булган очракта гына теркәлергә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, яшь эт асраучы мәктәбенең беренче агымын 30 нчы июньдә 25 казанлы тәмамлады. Укуларны узган барлык кешеләр дә сертификатлар һәм проект партнерларыннан бүләкләр алдылар.