Бу - Россиядән шундый мактаулы халыкара бүләккә лаек булган бердәнбер проект.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче май, Алена Мирошниченко). Түбән Кабан күле яр буен төзекләндерү проекты 2019 елда тормышка ашырылган планлаштыру өлкәсендә Америка планлаштыру ассоциациясеннән Grand Award for Urban Design номинациясендә халыкара бүләк алды. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, бу - Россиядән шундый мактаулы халыкара бүләккә лаек булган бердәнбер проект.
Элегрәк, 2016 елда, Түбән Кабан күле яр буен төзекләндерү концепциясе шәһәр үсешенең иң яхшы идеясе өчен «Шәһәрләр билгеләре» премиясенә лаек булган иде. «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» өстенлекле проектын һәм иҗтимагый киңлекләрне үстерү буенча Татарстан Республикасы программасын гамәлгә ашыру кысаларында шәһәрдә үткәрелә торган халыкара һәм Россия конкурсларында башка эшләр дә югары бәяләнде. Әйтик, 2017 елда Горки-Әмәт урманының уен мәйданчыгында «Гөмбәләр» агач объекты «Иң яхшы арт-объект» номинациясендә «Apxwood» гомумроссия премиясен алды. Ә «Чехарда» архитектура бюросыннан «Әкияти урман» балалар мәйданчыгы 2018 елда Martela EdDesign Award Россия командасы премиясенә лаек булды.