Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июнь). Казанда Татарстан Республикасы сынлы сәнгать дәүләт музее бинасы фасадында (Карл Маркс ур., 64), ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан мемориаль такта пәйда булачак. Тиешле карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Тактада рус һәм татар телләрендә язу булачак: «Бу бинада, Беренче Советлар йортында, 1920 елның июнендә Казан губерна башкарма комитеты хакимият вәкаләтләрен ТАССРның Вакытлы Революция комитетына тапшырды һәм аның беренче хакимият органнары төзелде. Мемориаль такта ТАССРның 100 еллыгы елында урнаштырылды.