Гүзәл Сәгыйтова Марат Әхмәтовтан рәхмәт хаты алды
Фото: ТР Дәүләт Советы
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче октябрь). Бүген Татарстан Дәүләт Советында Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча республика Рәисе каршындагы комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды. Очрашуда Казан Башкарма комитеты командасын идеяләре һәм гамәлгә ашырыла торган проектлары өчен мактадылар. Комиссия рәисе Марат Әхмәтов шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтовага рәхмәт хаты тапшырды.
Чарада билингваль һәм полилингваль мәктәпләрне кадрлар белән тәэмин итү, шулай ук педагогик юнәлешләрне тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру турында фикер алыштылар. Бүгенге көндә Татарстанда 77 меңнән артык педагог эшли. Аларның 3,3 меңгә якыны – туган тел укытучылары. Республика югары уку йортлары ел саен 5 мең белгеч чыгара, ә колледжлар тагын меңгә якын. Быел КФУ һәм Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында педагогик кадрлар әзерләү программасы буенча 747 студент белем ала, аларның 70% ы би- һәм полилингваль мәктәпләрдә эшләргә әзерләнә.
Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда муниципаль һәм республика хакимиятләре тарафыннан милли мәгарифкә мөнәсәбәт үзгәрү бара. Республика Рәисе кушуы буенча билингваль һәм полилингваль белем бирү юнәлешендә контроль көчәйтелгән. «Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында урын алган, чыгарылыш имтиханнары нәтиҗәләре буенча югары балл җыйган Татарстан укучыларының уңышлары сөендерә, – диде комиссия рәисе. Удмурт, чуваш, мари, мордва балалары соклану уята, алар төп чыгарылыш имтиханы буларак туган телләрен сайлыйлар. Димәк, аларның гаиләләрендә милли тамырларына ихтирамлы мөнәсәбәт, телгә һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәт саклана, ә мәктәпләрдә туган телләрне тәрбияләү һәм өйрәтү мәсьәләләре тиешле дәрәҗәдә хәл ителә».
Утырыш Марат Әхмәтовның рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы белән тәмамланды.
Исегезгә төшерәбез, Казанда Идел буенда яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерүгә багышланган берничә проект тормышка ашырыла. Алар арасында «Итил» этник фестивале, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию осталык дәресләре һәм «Древо жизни» мәгърифәтчелек очрашулары бар.