Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.10.2019, 16:25

Татарстан Республикасы Иминлек Советы утырышында нефть-газ химиясе комплексын үстерү турында фикер алыштылар

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән утырышта Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче октябрь) Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Иминлек Советының чираттагы утырышы узды.

Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Утырышның төп темасы 2020-2024 елларга Татарстан Республикасы нефть-газ химиясе комплексын үстерү программасы булды.

Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, «республика сәнәгать комплексының тотрыклы эше безгә күп кенә социаль-икътисади бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. «Бу максатларында ясалган адымнарның берсе – нефть-газ химиясе комплексын үстерү, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Нефть-газ химиясе комплексының алдан үсүе химия һәм нефть химиясе продукциясен барлык тармакларда да куллануга бәйле. Аның төп инструментлары – сәнәгать һәм инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруда дәүләт финанславы һәм дәүләт-хосусый партнерлыгы. Бу мәсьәләдә республикада 1999 елдан системалы алым кулланыла».

Татарстан Президенты шулай ук билгеләп үткәнчә, 2015-2019 елларга карата программаны гамәлгә ашыру барышында мотор ягулыкларын, азот ашламаларын, поликарбонат, юу чараларын, синтетик каучукларны һәм шиннарны чыгару артты.

Республика башлыгы сүзләренә караганда, узган биш ел эчендә комплексның барлык тармаклары да динамиканы Россия дәрәҗәсеннән югарырак күрсәткән. Әйтик, Татарстанда нефть чыгару – 10%-ка, нефть эшкәртү-3,2%-ка, Россиядә бу саннар 5,8% һәм 0,6%-ка арткан. Ә менә нефть химиясендә үсеш темплары, резина һәм пластмасса эшләнмәләре җитештерүдә безнең күрсәткечләр Россиядәге уртача күрсәткечләрдән түбән.

«Күп кенә тармаклар яңа, гадәти булмаган һәм өлешчә уңайсыз шартларда эшли башлады. Без җайлашырга, үз чишелешләребезне тәкъдим итәргә тиешле базарлар тенденцияләре бар», - дип ассызыклады Р.Миңнеханов.

Төп доклад белән «Татнефтехиминвест-холдинг» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рафинат Яруллин чыгыш ясады. Ул яңа карарлар һәм яңа юнәлешләр 2020-2024 елларга Татарстан Республикасының нефть-газ-химия комплексын үстерүнең яңа программасы нигезенә салынуын ассызыклады һәм дөнья икътисады һәм нефть-газ-химия комплексы тармаклары үсешенең иң мөһим тенденцияләре турында сөйләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар