В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Очрашулар октябрьдә 20 нче шәһәр сырхауханәсендә оештырыла.
Фото: Марат Мөгыйнов
10 нчы һәм 17 нче октябрьдә 15:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр симерү темасына метаболик синдромлы пациентлар өчен дәрес узачак. Очрашуларда табиб-эндокринолог һәм нутрициолог чыгыш ясаячак.
11 нче октябрьдә 10:00 сәгатьтә йөрәк ишемия авыруыннан интегүчеләр өчен дәрес оештырылачак. Очрашуны поликлиниканың табиб-терапевты үткәрәчәк.
12 нче һәм 20 нче октябрьдә 10:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр диабет белән авыручылар өчен дәрес булачак. Авыруны профилактикалау турында терапевт һәм эндокринолог сөйләячәк.
24 нче октябрьдә 10:00 сәгатьтә очрашу артериаль гипертониягә багышлана. Чарада табиб-терапевт чыгыш ясаячак.
Инсультны профилактикалау мәктәбе дәресләр сериясен тәмамлаячак. Йомгаклау чарасы 25 нче октябрьдә 10:00 сәгатьтә була, аны табиб-терапевт үткәрәчәк, дип хәбәр ителә поликлиника сайтында.
Дәресләргә бару өчен +7(950)329-13-40 телефон номеры буенча теркәлергә кирәк. Очрашулар Академик Сахаров ур., 23 адресы буенча урнашкан поликлиниканың 3 нче конференц-залында узачак.