Мастер-класста шулай ук Чувашия, Белоруссия һәм Һиндстаннан кунаклар катнашты
Фото: Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге
Мастер-классларны уен форматында профессиональ биючеләр үткәрде: педагог-хореограф Алия Мөхәммәтгалиева, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле балеты артисты Руслан Хәбибуллин, педагог-балетмейстер һәм «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле солисты Фәнис Хәйруллин һ.б. Алар җитәкчелегендә бәйрәм кунаклары әйлән-бәйләндә бию хәрәкәтләрен өйрәнделәр, шулай ук «Түгәрәк уен», «Утын уен», «Капка» һәм башка уеннар уйнадылар.
Җанлы музыканы талантлы инструменталистлар командасы тәкъдим итте: Айдар Габдрәхимов (саф, джембо һәм бәрмә җайланма), Ильяс Фәрхуллин (курай, тальян, гармун) һәм «Риваят» фольклор ансамбле солисты Илнар Сафин (баян), дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты Казан Мэриясе тарафыннан шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә гамәлгә ашырыла. Быел ул тулысынча татар биюләрен өйрәнүгә багышлана. Мастер-класслар һәр пәнҗешәмбе Кабан күле буенда уза.