Иртәгә, 24 нче июльдә, Казан федераль университетының табигать төзелеше һәм судан файдалану кафедрасында «Шәһәрле-галим» шәһәр лабораториясенең чираттагы дәресе узачак.
Кафедраның өлкән укытучысы Наилә Зарипова белән берлектә практикумда катнашучылар микроскоп аша шәһәр күлләре суында тереклек итүче һәм үскән организмнарны өйрәнәчәкләр.
Су үсемлекләре мисалында казанлылар аларның төрләрен билгеләргә өйрәнәчәк, теләүчеләр яшеллекнең күзәнәк төзелешен сурәтли алачак. Микроскоп аша шәһәрлеләр шулай ук күлдәге су тамчысында тереклек процессларын да караячак.
Практикумда катнашу өчен
сылтама буенча теркәлү мөһим. Дәрес Сул як Болак урамындагы 44/1 номерлы йорт адресы буенча узачак. Чара 18:30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә «Казансуны үстерү стратегиясе» проекты командасы.
Исегезгә төшерәбез, «Шәһәрле-галим» шәһәр лабораториясенең яңа сезоны июнь ахырында
старт алды. Курс төрле форматтагы 10 дәресне үз эченә ала — Зөядәге елга музеена экскурсиядән һәм лабораториядә микроскоп белән шөгыльләнүдән алып «Җил көче» җилкәнле берләшмәсе филиалына баруга һәм Нокса елгасы буйлап эколог белән сәфәр кылуга кадәр.