В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чараның кунаклары бушлай мастер-классларда катнаша алачак
28 августта «Черек күл» паркында «Мәдәни мохит» проектының йомгаклау кичәсе узачак. Кунакларны концерт һәм мастер-класслар көтә.
Тамашачылар алдында «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры һәм балалар халык уен кораллары оркестры чыгыш ясаячак. Алар рус һәм татар композиторлары әсәрләрен уйнаячак.
Теләге булган һәркем шәмдәлне бизәү, йоннан коеп ясау, мезен бизәлеше һәм башкалар буенча мастер-классларда катнаша алачак. Шулай ук мәйданда китаплар алмашу оештырыла, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсендә.
Чара 18:30 да башлана, керү ирекле.