Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.08.2023, 10:31

«Древо жизни» проектының йомгаклау чарасында Татарстанның төп халыклары орнаментлары белән флаг ясалачак

Бәйрәм кунакларын сыйлар, мастер-класслар, фольклор коллективлары чыгышлары һәм халык уеннары көтә

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче август). «Древо жизни» проектының «Халыклар йолдызлыгы» йомгаклау чарасында Татарстанның төп халыклары орнаментлары белән флаг ясалачак. Бәйрәм кунакларын сыйлар, мастер-класслар, фольклор коллективлары чыгышлары һәм халык уеннары көтә.

22 нче августта Горький исемендәге паркта республикабызның җиде төп халкы – татарлар, руслар, чуашлар, башкортлар, марилар, удмуртлар һәм мордвалар җыелачак. Катнашучылар квест үтә алачак, ә соңыннан сыйлар белән самавырдан чәй татып карый алачак. Чара 18:00 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

Моннан тыш, программада тамбур чигүе һәм сәйлән белән чигелгән татар калфагы ясау, рус балчык уенчыклары, «тамакса» керәшен күкрәк бизәкләре, «марий руннары» мари саклау бизәкләре, агачтан уеп ясау буенча мастер-класслар, бөтереп ясалган курчаклар, үреп ясалган курчаклар, башкорт орнаменты белән түштамгалар һәм удмурт күкрәк бизәкләре – монисто ясау буенча мастер-класслар планлаштырылган.

Бәйрәмдә Татарстанның төп халыклары костюмнарының уникаль экспозициясе тәкъдим ителәчәк. «Әкият аланы» Идел буе халыклары әкиятләре белән таныштырачак, ә уен кырында халык уеннарын уйнарга мөмкинлек булачак.

Концерт мәйданчыгында республиканың төрле районнарыннан фольклор коллективлары чыгыш ясаячак, алар арасында Казаннан «Красная горка» коллективы, Чүпрәле районының «Хелхем» халык чуаш фольклор ансамбле, Кукмара районының Починок-Кучук авыл мәдәният йортының «Кна Вел» мари халык фольклор ансамбле, «Залесный» мәдәният йортының «Аҡ тирәк» башкорт фольклор ансамбле, «Zakaria» күпмилләтле фолк-төркеме һәм башкалар булачак.

Татарстанның төп халыклары орнаментлары белән зур флаг бәйрәмнең төп кульминациясе булачак, аны фольклор коллективлары катнашучылары тантаналы рәвештә алып чыгачак.

Исегезгә төшерәбез, «Древо жизни» проекты Казан Мэриясе һәм Татарстан халыклары Ассамблеясы тарафыннан ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында тормышка ашырыла.

Быел инде 5 нче һәм 19 нчы июльдә, шулай ук 2 нче августта башкорт, татар һәм рус мәдәниятләренә багышланган өч чара узды.

Барлык яңалыклар