Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.05.2023, 14:49

Казанның Меңьеллык мәйданында 9 нчы Майга сәхнә һәм трибуналар монтажлана башлады

Конструкцияләр 17 мең элементтан тора.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче май). Казанның Үзәк стадионы янындагы Меңьеллык мәйданында Җиңү көненә багышланган бәйрәм чараларын үткәрү өчен конструкцияләр монтажлау башланды.

Эшчеләр үзәк сәхнәне кора башлады, аның озынлыгы һәм киңлеге 16 м тәшкил итәчәк. Аның каршысында 18 рәт һәм 52 м озынлыктагы трибуна монтажлана. Ул 1280 кешегә исәпләнгән. Бу мәйданчыктан тамашачылар Казан гарнизоны гаскәрләренең йөрешен күзәтә алачак.

Трибунада киңлеге 19 м һәм биеклеге 9 м булган үзәк экран урнаштырылачак. Тагын бер экран Кремль ягыннан урнашачак – тамашачылар парадны төрле ракурстан күзәтә алачак. Яхшырак ишетү өчен һәркайсының биеклеге 12 м булган ике тавыш манарасы монтажлана.

Бәйрәм мәйданчыгындагы конструкцияләр 17 мең элементтан тора, ә аларның гомуми авырлыгы 130 мең 500 кг тәшкил итә, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе.

«Бу бик зур эш, конструкцияләрнең авырлыгы аркасында авыр: 130 тонна тимер, металл каркаслар. Гомумшәһәр һәм гомумреспублика Җиңү көнен бәйрәм итү стилистикасында матур визуаль бизәлеш булачак», - дип билгеләп үтте ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов.

Аның сүзләренчә, гаскәрләрнең тантаналы йөреше тәмамланганнан соң, 1,6 меңгә якын артист катнашында Казанның җыелма хорының театральләштерелгән чыгышы башлана. Концерт программасы Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан халкының хезмәт батырлыгына багышланачак.

Исегезгә төшерәбез, Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары ТР башкаласының берничә мәйданчыгында узачак. Шәһәрлеләр өчен яңа форматта «Үлемсез полк» акциясе, тарихи хәрби техника йөреше, мең кешедән торган хор чыгышы һәм салют оештырылачак.

Барлык яңалыклар