Чарада эш эзләүчеләр беренчел әңгәмә уза алалар.
Фото: Марат Мөгыйнов
Шәһәр халкы район предприятиеләрендә буш эш урыннары турында белә һәм беренчел әңгәмә уза алачак. Моннан тыш, Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре эшкә урнаштыру, һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү программалары буенча килүчеләргә консультация бирәчәк.
Вакансияләр ярминкәсе 10:00 дән 12:00 гә кадәр Журналистлар урамы, 13 адресы буенча узачак, дип хәбәр иттеләр Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә. Өстәмә мәгълүматны +7(843)564-38-32 телефоны буенча алырга мөмкин.