Чарада предприятиеләрнең кадрлар хезмәте хезмәткәрләре һәм мәшгульлек үзәге белгечләре катнашачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июнь). 23-нче июньдә Яңа Савин районының Мәшгульлек үзәге эшсез гражданнар өчен вакансияләр мини-ярминкәсе үткәрә, шул исәптән инвалидлык белән эш эзләүчеләр өчен дә.
Килүчеләр район предприятиеләрендә буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар турында мәгълүмат ала, кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша, хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнар, шулай ук дәүләт гарантияләре буенча консультация ала алачак.
Вакансияләр ярминкәсе 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Ибраһимов пр., 41 адресы буенча узачак, дип хәбәр ителә Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге сайтында.