В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Пенсия алды һәм пенсия яшендәге гражданнар да эшкә урнаша алачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче октябрь). 14-нче октябрьдә Казанның Мәскәү районында вакансияләр ярминкәсе узачак.
Казанлылар район предприятиеләрендә буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар турында белә алачак. Башкалар арасында пенсия алды һәм пенсия яшендәге гражданнарны эшкә урнаштыру өчен вакансияләр тәкъдим ителәчәк. Шулай ук эш эзләүчеләр кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша һәм хезмәт законнары мәсьәләләре буенча белгечләр белән киңәшләшә алачак.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсе 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Педагогика, психология һәм социаль проблемалар институтында (Исаев урамы, 12) узачак, дип хәбәр итә Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге.