В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсе В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында узачак.
Фото: Денис Гордийко
Моннан тыш, мәшгульлек хезмәте белгечләре шәһәрлеләргә эшкә урнашу, дәүләт гарантияләре һәм социаль яклау, шулай ук яңадан укулар узу мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәкләр.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсе 9:30 дан 12:30 га кадәр Копылов урамы, 2а йорт адресы буенча урнашкан Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында узачак. Өстәмә мәгълүматны +7(843)570-97-10, +7(843)537-86-02 телефоннары буенча белергә була, дип хәбәр иттеләр Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә.