Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.05.2020, 14:04

Казан шәһәре Думасының XXXIX сессиясендә 2020 елга Казан бюджетына үзгәрешләр кертелде

Бюджет керемнәре 287,9 млн сумга, чыгымнар - 383 млн сумга арткан.

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май, Алена Мирошниченко). Бүген Казан шәһәре Думасының XXXIX сессиясендә 2020 елга Казан бюджетына үзгәрешләр кертелде. Бюджет керемнәре 287,9 млн сумга, чыгымнар - 383 млн сумга артты.

Финанс идарәсе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, бюджет керемнәре һәм чыгымнары өстәмә финанс ярдәме хисабына 287,9 млн сумга арта. Ул Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең норматив актлары нигезендә аларга юл салу өчен алына торган җир кишәрлекләрен һәм корылмаларны сатып алуга бүленгән. Шуның 248 млн сумы Зур Казан боҗрасына юнәлдереләчәк, дип аңлатты спикер.

Моннан тыш, ул 2020 ел башына бюджетның калган чаралары хисабына чыгым өлешен 95,1 млн сумга арттырырга тәкъдим итте. Аларны муниципаль учреждениеләрне карап тотуга - 47,1 млн сум, Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре өчен азык-төлек җыелмалары сатып алуга - 20 млн сум, муниципаль казнаны карап тотуга - 17,7 млн сум, балалар мәгариф учреждениеләренең өстәмә корпусларын төзүгә проект-тикшерү документларын эшләүгә - 10,3 млн сум күләмендә юнәлдерү планлаштырыла.

Шулай ук Казан шәһәре бюджетыннан бүлеп бирелә торган субсидияләр исемлеге «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы физик затларга субсидияләр рәвешендәге грантлар белән тулыландырыла.

«Үзгәрешләрне исәпкә алып, 2020 елга Казан бюджеты күләме керемнәр буенча 25 млрд 312 млн 781 мең сум, чыгымнар буенча - 26 млрд 212 млн 181 мең сум һәм дефицит - 899 млн 400 мең сум тәшкил итәчәк, аны каплау чыганагы булып 2020 ел башына бюджет акчаларының калган өлеше торачак», - дип йомгаклады И.Мөхәммәтшин.

Карар проекты бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссия утырышында каралды. Контроль-хисап палатасының уңай бәяләмәсе бар. Үзгәрешләр объектив сәбәпләргә бәйле һәм шәһәрнең беренчел бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән, дип билгеләп үтте депутатлар. Бюджетны үзгәртү турында карар кабул ителде.

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасының XXXIX сессиясе, 15.05.2020
Видеорепортаж
15.05.2020 13:07
Казан шәһәре Думасының XXXIX сессиясе, 15.05.2020
Барлык яңалыклар