Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.06.2025, 14:22

Казан шәһәре думасы XXXIX сессиясендә 2025 елга шәһәр бюджетына үзгәрешләр кертте

Керем өлеше 51 млрд 269,3 млн сум тәшкил итәчәк, чыгым өлеше – 60 млрд 127,2 млн сум

Бүген Ратушада узган Казан шәһәре Думасының XXXIX сессиясендә депутатлар 2025 елга ТР башкаласы бюджетына үзгәрешләр керттеләр. Керем өлеше 51 млрд 269,3 млн сум тәшкил итәчәк, чыгым өлеше – 60 млрд 127,2 млн сум, 8 млрд 857,9 млн сум дефицит, аны каплау чыганагы – шәһәр бюджетының калган акчалары.

Башкарма комитетның финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, бюджет керемнәре һәм чыгымнары ТР хөкүмәте кабул иткән норматив актлар нигезендә бүлеп бирелгән өстәмә финанс ярдәме керү хисабына 392 млн сумга арта.

Акчаларны яңгыр канализациясенең чистарту корылмаларын (155 млн) тотуга, «Курган» күмәк комплексында юл салуга (146 млн), муниципаль учреждениеләрне карап торуга (53 млн), муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренә түләүләр һәм грантлар (33 млн), балаларны савыктыру лагерьларын саклауга (5 млн) бүлеп бирәчәкләр.

Бюджетның чыгым өлешен шәһәр бюджетының калган акчалары исәбенә ел башына түбәндәге юнәлешләр буенча: төзекләндерү предприятиеләрен үстерү, муниципаль учреждениеләрне тоту һәм шәһәр чаралары буенча 942 млн сумга арттырырга тәкъдим ителде.

Социаль-мәдәни өлкәнең аерым учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү фонды 37 млн сумга артачак. Акчалар автоном һәм бюджет учреждениеләренең файдаланылмаган калдыкларын кире кайтару хисабына алынган.

Казан шәһәре думасы депутатлары 2025 елга Татарстан башкаласы бюджетына үзгәрешләр кертүне хуплады.

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасының XXXIX сессиясе
Видеорепортаж
17.06.2025 13:44
Башкала Ратушасында Казан шәһәре Думасының XXXIX сессиясе узды
Барлык яңалыклар