В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Александр Сухаревның фотосурәтләрендә һәм видеоларында - илнең табигый байлыклары, борынгы корылмалар һәм «өрәк-шәһәрләр».
Фото: Денис Гордийко
26 залда урнашкан 133 проекцион экранда Россиянең Калининградтан Сахалинга кадәр барып җитүе авыр булган, гадәти булмаган һәм туристлар йөрмәгән урыннарының фотосурәтләре һәм видеолары тәкъдим ителәчәк. Алар арасында илнең табигый байлыклары, борынгы корылмалар, бистәләр һәм «өрәк-шәһәрләр» бар. Күргәзмә Россия турында күбрәк белергә һәм һәр төбәктә нинди үзенчәлекле урыннар барлыгын күрергә мөмкинлек бирәчәк.
Фотографияләр һәм видеолар бу елның җәендә һәм көзендә Александр Сухаревның ил буйлап сәфәре вакытында ясалган.
«Россия - минем тарих» мультимедиа паркында 1-нче номерлы павильонда күргәзмәне ачу 25-нче декабрь 18.30 сәгатьтә булачак. Экспозициягә 26-нчы декабрьдән 10-нчы гыйнварга кадәр 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр килергә мөмкин. Күргәзмәгә керү ирекле, дип хәбәр итә оештыручылар.