В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экспозициядә Кызыл армия, Вермахт һәм союздаш гаскәрләр коралы, фотографияләр, агитплакатлар тәкъдим ителгән.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче май). 4-нче майда Казан Кремлендә Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында «Барысы да Җиңү өчен» күргәзмәсе ачыла. Шәһәр халкына сугыш елларында кулланылган сирәк ату коралының үрнәкләрен тәкъдим итәчәкләр. Экспозициядә Кызыл армия, Вермахт һәм союздаш гаскәрләрнең коралы, фотографияләр, рәсемнәр һәм агитация плакатлары тәкъдим ителгән.
Килүчеләр ШКАС - 1930 елда эшләнгән беренче совет тизатышлы синхрон авиация пулеметы, 1934 елгы үрнәктәге Дегтярев пистолет-пулеметы, Аймо Лахти системасының трофей пистолет-пулеметы - Suomi KP/-31 кебек сирәк коралларның үрнәкләрен күрә алачак.
Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган күргәзмә 3-нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.