Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.02.2022, 15:49

Казанда күргәзмәдә Пе-2 самолетының детальләрен – төрле эзләнү экспедицияләре табылдыкларын күрсәтәчәкләр

Экспозиция тыл хезмәтчәннәренең сугыш елларындагы батырлыгы турында сөйли.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы февраль). Кичә Казан Кремленең Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында «Татарстан канатлары» күргәзмәсе ачылды. Экспозиция тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы һәм сугыш елларында республиканың оборона-сәнәгать предприятиеләре эше турында сөйли.

Күргәзмәдә 22 нче номерлы авиация заводы продукциясе һәм документаль материаллары, шулай ук коллективны авыр елларда җитәкләгән завод директоры Василий Окуловның шәхси әйберләре тәкъдим ителгән. Экспозициядә мөһим урынны Пе-2 самолетының төрле эзләнү экспедицияләрендә табылган детальләре алып тора. Самолетларның бу моделе – заводның визит карточкасы, 1941 елда аларны күпләп җитештерә башлыйлар. Уникаль экспонатлар арасында самолет подшипнигыннан боҗра бар, аны завод хезмәткәрләренең берсе ясаган. Аңа эшче «Немец хәшәрәтләренә үлем!» дигән язуны чокып төшергән.

Исегезгә төшерәбез, сугыш елларында Татарстан үз территориясендә 70 тән артык төрле завод һәм предприятиене кабул итте һәм урнаштырды, алар арасында илдә иң зурлардан саналган Мәскәү һәм Ленинград авиация заводлары да бар.

Күргәзмә 11 нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Музейга билетлар буенча кереп булачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Барлык яңалыклар