Казан Кремле территориясендә урнашкан музейда архитектура, декор, Библия һәм Коръән сюжетлары төшерелгән 30 сәнгать әсәрен күрергә мөмкин.
Фото: Денис Гордийко
Күргәзмәдә күрергә мөмкин булачак картиналарда архитектура, декор элементлары, Библия һәм Коръән сюжетлары (ике дин нигезен тәшкил иткән гомуми идеяләрне һәм аларның тыгыз бәйләнешен визуаль чагылдыра) тәкъдим ителгән. Күпчелек эшләр ике дөньяны (православие һәм мөселман) символлаштырган диптихларга берләштерелгән.
Күргәзмә 14:00 сәгатьтә ачылачак. Ул 17 нче апрельгә кадәр эшләячәк.
Күргәзмәгә бушлай керергә мөмкин, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте.
Экспозиция 2020-2021 елларда Раифа арт-фестивалендә катнашкан рәссамнарның тикшеренүләре нәтиҗәсе булып тора, ул аларга Татарстанның тарихын һәм мәдәниятен өйрәнергә мөмкинлек биргән.