Казанның мультимедиа паркында Казан һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган күргәзмә ачылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче август). Казанның «Россия – минем тарих» мультимедиа паркында Казан һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган «Зилант канаты астында» күргәзмәсе ачылачак.
Казан һәм Татарстан төбәкләре күгеннән төшерелгән видеокадрлар күргәзмә экспонатлары булып торачак. Килүчеләргә мультимедиа паркының 130-дан артык экранында видеосурәтләрне масштаблы итеп күрсәтәчәкләр.
Уникаль кадрлар биш ел дәвамында җыелган – бу архитектура һәйкәлләренең, заманча биналарның, урамнарның, яңартылган паркларның, скверларның, шулай ук табигый пейзажларның бизәп торучы сурәтләре.
Экспозицияне теләге булган һәркем күрә алачак, керү – ирекле. Күргәзмә 28-нче августта Оренбург тракты, 8 (1-нче павильон) адресы буенча эшли башлаячак. Аны 10.00-дән 20.00-гә кадәр 30-нчы августка кадәр карап була, дип хәбәр итә оештыручылар.