Экспозиция 15 нче июльдә Горький һәм Шаляпин музеенда ачыла.
Фото: Денис Гордийко
Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2022 ел) Анатолий Егоровның эшләрендә шәһәрлеләр уңайлы тормыш рәвешен күрә алачак. Рәссам кеше һәм тирәлекнең ничек бергә яраклашып яшәүләрен, ә тормыш якыннарга булган мәхәббәттән башка мөмкин түгеллеген күрсәткән.
Иннокентий Коробцовның әсәрләре казанлыларның игътибарын тарихилыгы белән җәлеп итәчәк – автор картиналарында борынгы храмнар һәм елга киңлекләре сурәтләнгән.
Елена Бондарчук эшләре Зөянең гадәти ландшафтларының матурлыгын ассызыклый.
Күргәзмә 16:00 сәгатьтә ачыла. Аны 15 нче августка кадәр карарга мөмкин. Керү билетлар буенча, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.