Явым-төшем көтелми.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче гыйнвар). 18-нче гыйнварда Казанда болытлы һава торышы фаразлана, явым-төшем көтелми, җил көньяк-көнбатыштан, юлларда бозлавык.
Төнлә ТР башкаласында 0-дән минус 2 градуска кадәр булачак, көндез һава температурасы 0-дән +2 градуска кадәр тирбәләчәк.
Тулаем республика буенча 18-нче һәм 19-нчы гыйнварда шулай ук болытлы һава торышы көтелә, урыны белән юеш кар, юлларда - бозлавык. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булырга мөмкин. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан. Төнлә һаваның минималь температурасы минус 4-тән +1 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез максималь һава температурасы минус 2-дән +3 градуска кадәр үзгәреп торачак, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.