В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Якшәмбе көнне республиканың аерым районнарында аязган вакытларда минус 18 градуска кадәр суытачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче декабрь). 21-нче декабрьдә Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, төнлә бераз кар явачак. Төньяк-көнбатыштан талгын җил көтелә. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 6-8 градус салкын, көндез 4-6 градус салкын булачак. Юлларда бозлавык көтелә.
Республикада төнлә бераз кар явачак, урыны белән буран булачак. Җил төньяк-көнбатыштан, төнлә урыны белән көчәеп, җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы 4-9 градус салкын булачак.
Якшәмбе көнне, 22 декабрьдә, Татарстанда төнге сәгатьләрдә һава температурасы 8-13 градус салкын булачак, аязганда минус 18 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы минус 4-тән минус 9 градуска кадәр тирбәләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.