11-нче гыйнварда Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы гыйнвар). 11-нче гыйнварда Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, төнлә бераз кар явачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы 4-6 градус салкын, көндез -2-4 градус булачак. Юлларда бозлавык саклана.
Тулаем республика буенча шулай ук болытлы һава торышы көтелә, вакыты белән бераз кар явачак. Төнлә һава температурасы минус 4-тән 9 градуска кадәр, көндез минус 1-дән 6 градуска кадәр булачак.
12-нче гыйнварда төнлә урыны белән бераз кар явачак. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 6-11 градус салкын, көндез – минус 4-тән 9 градуска кадәр, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.