Композиция шәһәргә керүне генә белдереп калмыйча, мөстәкыйль арт-объект та булып торачак
Фото: презентация
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче ноябрь, Диләрә Гафурова). Казан аэропортыннан шәһәргә керү юлында башкала исеме язылган дүрт метр биеклектәге яңа стела урнаштырылачак. Композиция милли орнамент төсләрен берләштергән заманча стильдә башкарылачак. Бу хакта 2024 елда БРИКС илләре саммитын уздыруга әзерлек буенча штаб утырышында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.
Дизайн-концепция тутыкмый торган тимердән буе – дүрт метр, иңе 2,5 метр булган күләмле хәрефләрдән тора, конструкциянең гомуми озынлыгы – 30 метр. Композиция милли орнаментның традицион ак-яшел төсләрендә, әмма заманча стилизациядә һәм хәрефләрнең алгы өлешен яктыртып башкарылачак», - дип хәбәр итте Игорь Куляжев.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары сүзләренчә, яңа стела авария хәлендә булган ике метрлы «Казан» композициясен алыштырачак: «Стела шәһәргә керү билгесе генә түгел, ә мөстәкыйль арт-объект та булачак».
Хәзерге вакытта яңа композицияне урнаштыру өчен проект-смета документациясе эшләнә.