Машиналарны шәһәрнең 26 медицина учреждениесенә тапшырганнар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче ноябрь, Ксения Швецова). Казанда табиблар атна эчендә Шәһәр Башкарма комитеты тарафыннан бүлеп бирелгән автомобильләрдә пациентлар йортына 6 меңгә якын чакыру үтәгәннәр. 27-нче октябрьдә медицина учреждениеләре алган 35 машинада көненә якынча мең чакыру үтәлә.
Исегезгә төшерәбез, Казан Мэры Илсур Метшин инициативасы буенча бүлеп бирелгән хезмәт автомобильләрен шәһәрнең медицина учреждениеләренә киеренке эпидемиологик вәзгыять һәм ашыгыч ярдәмгә бик күп чакырулар булу аркасында тапшырдылар. «Ашыгыч ярдәм үз мөмкинлекләре чигендә эшли, 81 бригада хезмәт куя», – дип хәбәр итте узган атнада шәһәр Башкарма комитетында аппарат киңәшмәсе вакытында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков.
Медицина учреждениеләренә бирелгән автомобильләр пациентларга өйдә ярдәм күрсәтү мөмкинлеген арттырырга мөмкинлек бирде. Машиналарны 26 оешмада кулланалар, алар арасында 7-нче, 8-нче, 10-нчы, 18-нче, 20-нче номерлы шәһәр сырхауханәләре, 7-нче, 11-нче, 12-нче номерлы хастаханәләр һәм башкалар бар. Бер медучреждениегә 1-2 автомобиль бирелгән. Уртача көнгә бер машинада якынча 25-30 чакыру үтәлә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
«2-нче номерлы балалар шәһәр сырхауханәсе» ДАССУ (Шмидт урамы, 30)
«10-нчы номерлы шәһәр сырхауханәсе» ДАССУ (Бондаренко урамы, 4)
«18-нче номерлы шәһәр сырхауханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе (Карбышев урамы, 72)
«20-нче номерлы шәһәр сырхауханәсе» ДАССУ (Сахаров урамы, 23)
«21-нче номерлы шәһәр сырхауханәсе» ДАССУ (Р.Зорге урамы, 103)
«6-нчы номерлы балалар шәһәр сырхауханәсе» ДАССУ (Отрадная урамы, 38а)
«4-нче номерлы балалар шәһәр сырхауханәсе» ДАССУ (Лукницкий урамы, 4)
«9-нчы номерлы балалар шәһәр сырхауханәсе» ДАССУ (Адоратский урамы, 6)
«72-нче номерлы балалар шәһәр сырхауханәсе» ДАССУ (Ямашев проспекты, 48)
«10-нчы номерлы балалар шәһәр сырхауханәсе» ДАССУ (Җиңү проспекты, 56)
«2-нче номерлы клиника хастаханәсе» ДАССУ (Музыка урамы, 13)
«11-нче номерлы шәһәр хастаханәсе» ДАССУ (Максимов урамы, 34/24)
«11-нче номерлы балалар шәһәр сырхауханәсе» ДАССУ (Карбышев урамы, 47/1)
«7-нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССУ (Чуйков урамы, 54)
«16-нчы номерлы шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССУ (Гагарин урамы, 121)
«12-нче номерлы шәһәр хастаханәсе» ДАССУ (Лечебная урамы, 7)
«18-нче номерлы шәһәр үзәк клиник хастаханәсе» ДАССУ (Мәүлетов урамы, 2)
«1-нче номерлы балалар шәһәр хастаханәсе» ДАССУ (Декабристлар урамы, 125а)
«7-нче номерлы балалар шәһәр хастаханәсе» ДАССУ (Айдаров урамы, 2а)
«Медицина университеты клиникасы» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе (Толстой урамы, 4)
«Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССУ (Бигичев урамы, 20)
«Спасение» ҖЧҖ
Авиатөзелеш районының консультатив-диагностика үзәге
«Сугыш ветераннары өчен госпиталь» ДАССУ (Исаев урамы, 5)
«8-нче номерлы шәһәр сырхауханәсе» ДАССУ (Себер тракты, 14)