В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мастер-классны профессиональ хореографлар уен форматында үткәрәчәк
Фото: тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче июнь). «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы дәресе Урал татарлары биюләренә багышланачак. Мастер-классны профессиональ хореографлар уен форматында 22 нче июньдә үткәрәчәк.
Урал татарларының фольклор биюен Дәүләт Үмәров җитәкчелегендәге «Мирас» балалар ансамбле тәкъдим итәчәк. Балалар «Күпер-күпер» номеры белән чыгыш ясаячак. Башлану вакыты 18:00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.
Бу кичне «Җыен-уен» программасы кысаларында тамашачылар арасында интерактивлар оештырылачак. Казанлылар Урал татарларының фольклоры һәм милли киемнәренең үзенчәлекләре турында белә алачак.
Бию кичәсен ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле балеты артисты Алсу Мәгъсүмҗанова алып барачак. Җанлы музыкаль бизәлеш өчен оста музыкантлар командасы җавап бирә: баянда, тальян гармунда – Ильяс Фәрхуллин, варганда, бәрмә һәм кыллы уен коралларында Айдар Абдрахимов уйнаячак.
Исегезгә төшерәбез, быел «Хәрәкәттә – бәрәкәт»нең бию буенча беренче дәресе 15 нче июньдә узды. Проект Казан Мэриясе тарафыннан шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә гамәлгә ашырыла. Узган сезоннардан аермалы буларак, быел ул тулысынча татар биюен өйрәнүгә багышлана. Мастер-класслар һәр пәнҗешәмбе Кабан күле буенда бушлай уза.