В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эшләргә инженер-техник персоналга караган 160 кеше һәм 24 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы май). Татарстан башкаласында Зур Казан боҗрасының икенче этабын төзү дәвам итә. Узган атнада Монастырь ермагы аша күпер салу, инженерлык коммуникацияләре салу, җир эшләре алып барылды. Икенче этапны төзүдә инженер-техник персоналдан 160 кеше һәм 24 берәмлек махсус техника катнашты.
Монастырь ермагы аша күпер төзелеше барышында 1-нче номерлы терәктә монолит насадка корылды. Опалубканы ныгыту һәм монтажлау, 1-нче һәм 3-нче терәк диварларны бетонлау эшләре дәвам итә.
2-нче номерлы терәктә терәк баганаларын бетонлау һәм ростверк астына нигез чокырының шпунт коймаларын алу тәмамланды, вакытлы килү юллары астына юл плитәләре түшәлде. 1-нче һәм 2-нче номерлы терәкләр арасында сул юл төзелешен формалаштыру һәм трамвай юлларына үтү өчен көч корылмалары һәм форма барлыкка китерүче элементлар җыю эшләре башланды. 3-нче номерлы терәктә монолит терәк баганалары опалубкасын ныгыту һәм монтажлау дәвам итә.
Объектта тәүлек буе җир эшләре алып барылды. 11 мең 460 куб. м - 665 тоннага якын яраксыз туфрак һәм чүп-чар чыгарылды, 4110 тонна инертлы материаллар кайтарылды. Чистарту корылмалары төзү өчен шпунт киртәсе корылган. Борисково урамыннан Горий урамына кадәр җир полотносы һәм юл киеменең түшәмә катламын урнаштыру дәвам итә.
Төзелеш территориясендә инженерлык коммуникацияләре урнаштырыла. Аерым алганда, 233 метр су белән тәэмин итү торбалары, 400 метр озынлыктагы яңгыр канализациясе торбалары һәм 380 метрдан артык газүткәргеч торбалар салынган.
Элемтә һәм электр белән тәэмин итү линияләрен яңадан урнаштыру дәвам итте. Узган атнада 565 метрлы электр чыбыгы һәм 205 метрлы элемтә чыбыгы сузылган, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Зур Казан боҗрасын төзү «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча алып барыла. Борисково урамыннан алып Техника урамына кадәрге 1,222 чакрым озынлыктагы участокта төзелешнең икенче этабы мартта старт алды. Икенче этап кысаларында проектта коммуникацияләрне яңадан урнаштыру, яңгыр сулары канализациясен һәм чистарту корылмаларын, терәк диварларны, светофор объектларын , тышкы яктыртуны урнаштыру, трамвай юлларын төзү каралган. Монастырь ермагы аша ике якка да автомобиль хәрәкәтенең өч полосасы һәм ике яклы хәрәкәтле трамвай линияләренә 70,78 м озынлыктагы һәм 51,34 м киңлектәге күпер төзеләчәк.
700 м озынлыктагы төзелешнең беренче этабын гамәлгә кертү 2020 елга, 522 м озынлыктагы икенче этапны - 2021 елга планлаштырыла.
Зур Казан боҗрасының беренче этабын төзү эшләре дә дәвам итә. Үткән атнада объектта монолит поликарбонат белән җәяүлеләр кичүенең уемлы корылмасын пыяла белән тышлый башладылар.