Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.12.2021, 17:00

«Игелекле эшләр көне» фондында узачак хатын-кызлар клубы очрашуында казанлыларга хыялларны тормышка ашыру турында сөйләячәкләр

Психолог Наталья Ипполитова «Максат һәм теләкләрне визуализацияләү» темасына чара үткәрәчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче декабрь). «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды «Хатын-кызлар аралашу клубы» проекты кысаларында чираттагы очрашу оештыра. Психолог Наталья Ипполитова «Максат һәм теләкләрне визуализацияләү» темасына чираттагы чараны уздырачак, дип хәбәр иттеләр фондта.

Декабрь аенда узып баручы елга йомгак ясау, киләчәккә планнар билгеләү һәм теләкләр теләү кабул ителгән. Әлбәттә, билгеле бер гамәлләр башкармыйча һәм көч куймыйча хыяллар чынга ашмаска мөмкин. Аларны чынбарлыкка ничек ашырырга, үз эмоциональ фикерләвеңне ничек дөрес көйләргә (ул тартылыш законын һәм хыялларны чынга ашыру көчен арттыра) – боларның барысы турында да психолог, арт-терапия буенча белгеч, бизнес-тренер, күп балалы әни Наталья Ипполитова сөйләячәк. Очрашуда катнашучылар теләкләренең шәхси картасын төзәячәк, күзаллау белән шөгыльләнәчәк, хыялланырга, үз хыялларын ясарга һәм аларны тормышка ашырырга өйрәнәчәк.

Чара 24-нче декабрь көнне 12:00 сәгатьтә Калинин урамы, 3 адресы буенча «Игелекле эшләр көне» фондында узачак. Клубка теләсә кайсы вакытта кушылырга мөмкин, катнашу бушлай. Алдан язылу өчен телефон: +7(843)236-65-61.

Барлык яңалыклар