В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
28 нче гыйнварда катнашучылар Лу Рид һәм Джон Кейл альбомы турында сөйләшәчәкләр.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче гыйнвар). Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә 28 нче гыйнварда «Атнага бер пластинка» проекты очрашуы узачак.
Чарада катнашучылар Лу Рид һәм Джон Кайл альбомын тыңлаячаклар һәм фикер алышачаклар. Шулай ук шәһәрлеләрнең яңа очрашулар өчен жанр чикләүләреннән башка винил пластинка тәкъдим итү мөмкинлеге булачак.
Катнашу өчен алдан теркәлү кирәк. Чара 12:00 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр итә ТР Милли китапханәсе матбугат хезмәте.