В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара 24 нче апрельгә планлаштырылган.
Фото: Денис Гордийко
Чараны психолог Лира Батырова үткәрә. Ул шәһәрлеләргә борчылуның төрләре һәм стадияләре, «нормаль» һәм «патологик» борчылу, ярдәм итү ысуллары турында сөйләячәк.
Очрашу 13:00 сәгатьтә башлана. Теләүчеләрне парктагы прокат бинасының беренче катында көтәләр. Катнашу өчен алдан теркәлү узарга кирәк, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, психологлар белән ачык очрашулар «Черек күл» паркында апрель буе узды. 24 нче апрельгә планлаштырылган лекция әлеге очрашулар циклында төгәлләнәчәк.