В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Лекциядә сүз балаларны тәрбияләү һәм өлкән яшьтәге гаилә әгъзалары арасындагы мөнәсәбәтләр турында барачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы август). 28 нче августта Казанның «Черек күл» паркында психолог белән чираттагы очрашу булачак. Казан халкына бер-берсенә каршы торган гиперопека һәм гипоопека турында сөйләячәкләр.
Дәресне укытучы һәм психолог Ренат Минһаҗев үткәрәчәк. Лекциядә балаларны тәрбияләү, шулай ук өлкән яшьтәге гаилә әгъзалары арасында гиперопека һәм гипоопекага корылган мөнәсәбәтләр турында фикер алышачаклар.
Лекция 13:00 сәгатьтә башлана. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.
Очрашу җәйге йортның икенче каты территориясендә, ә начар һава шартлары булган очракта бинаның беренче катында узачак, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясендә.