В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлны төзүгә 105 кеше һәм 115 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Фото: ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче август). Казанда Горький шоссесы дублерын төзү дәвам итә. Якын арада автомобиль юлының бөтен озынлыгында яктырту һәм шау-шудан саклый торган экраннар урнаштырылачак. Несмелов урамыннан М7 трассасына кадәр «Серебряный бор» торак комплексы аша «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты программасы буенча төзелә.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, объектта барлык эшләр график буенча бара. Хәзерге вакытта суүткәргечләрне һәм электр белән тәэмин итү челтәрләрен үзгәртеп кору, яңа суүткәргеч һәм яңгыр канализациясен урнаштыру, җир катламын һәм юл киемнәре конструкцияләрен торгызу дәвам итә. Барлыгы төзелештә 105 кеше эшли, 115 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Төзелеш ике этапка бүленгән. Несмелов урамыннан алып «Серебряный бор» торак комплексына кадәрге беренче этап 7,05 км озынлыктагы ике эшләтеп җибәрү комплексына бүленгән. Икенче этап «Серебряный бор»дан алып М7 трассасына кадәр 8,8 км озынлыктагы участокны үз эченә ала.
Беренче этапның беренче эшләтеп җибәрү комплексында эшләр 1,5 км озынлыкта инде тәмамланган. Хәзер апрельдә башланган икенче эшләтеп җибәрү комплексы төзелеше бара. Ул 4,7 км озынлыктагы төп дүрт полосалы юлны, 17,7 метр киңлектәге юлны, шулай ук 8 метр киңлектәге «Серебряный бор» торак комплексына илтүче 848 метрлы ике полосалы юлны үз эченә ала. Төп юлда һәм съездда берләштерелгән тротуар һәм велоюл булачак.
Объектны файдалануга кертү 2022 елның ахырында планлаштырылган.