Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.04.2023, 13:05

Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсендә казанлыларга югары хезмәт хакы белән топ-5 вакансия тәкъдим ителәчәк

Ярминкәдә катнашучылар арасында Татарстанның эре эш бирүчеләре дә бар.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче апрель). 14 нче һәм 15 нче апрельдә Казан федераль университеты «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсе беренче этабының берсе булачак.

Казанлыларга вакансияләрне Татарстанның эре эш бирүчеләре тәкъдим итәчәк. Алар арасында Яшел үзәннең А.М.Горький исемендәге заводы, «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе, Казан вертолет заводы, «Элекон заводы» АҖ, Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе һәм башкалар бар. Чара мәгариф учреждениеләре һәм кадрлар агентлыклары катнашында узачак.

Эшсез казанлылар үзләренең һөнәри компетенцияләрен ничек арттырырга яки ихтыяҗлы һөнәр буенча яңадан укулар узарга, эшкә урнашканда яки башка төбәккә күченгәндә дәүләт ярдәме турында беләчәкләр, дип хәбәр итә Казан халкын эш белән тәэмин итү үзәге матбугат хезмәте. Дәгъвачыларга ТР башкаласының хезмәт базарында кирәкле һөнәрләр һәм уңышлы резюме төзү серләре турында сөйләячәкләр. Мәктәпне тәмамлаучылар өчен мәгариф учреждениеләре маркеты әзерләнәчәк. Программага семинарлар, мастер-класслар, тренинглар, профессиональ тест узу, мәшгульлек хезмәте белгечләре консультацияләре дә кертелгән.

Ярминкә студентлар, мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре, шулай ук эш эзләүчеләр һәм карьера юлын үзгәртергә теләүчеләр өчен үткәрелә. Ярминкәгә 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр Кремль урамы, 35 адресы буенча (2 нче уку бинасы, мәрмәр зал) барырга мөмкин булачак.

Барлык яңалыклар