В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучылар өчен мастер-класслар, уеннар эшләү буенча чемпионат, презентацияләр әзерләнде
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче октябрь). «Яңа чакырулар – цифрлы икътисад өчен кадрлар әзерләү» бөтенроссия форумы Казанда 31 нче октябрьдә узачак. ТР закон чыгару һәм башкарма хакимият органнары вәкилләре югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары студентлары өчен IT өлкәсендә белем бирү программалары турында фикер алышачак.
Форумда катнашучылар өчен Try-a-Skills мәйданчыгында мастер-класслар, партнер-предприятиеләрнең һәм балалар мәгариф учреждениеләренең күргәзмә стендлары презентацияләре планлаштырылган. IT-паркта укучыларның цифрлы компетенцияләрен формалаштыру өчен махсус секция эшләячәк.
Моннан тыш, форумда уеннар эшләү буенча чемпионат (Game Jam), «IT-трансформация: карьера һәм белем бирү траекторияләре» панель дискуссиясе һәм «РФ икътисады өчен IT-кадрлар әзерләүдә яңа алымнар» темасына федераль уку-методик берләшмәсенең киңәйтелгән утырышы узачак.
Форумда теләге булган һәркем катнаша ала. Сылтама буенча программа белән танышырга һәм гариза бирергә мөмкин. Чара Б.Рәмиев исемендәге IT-паркта Спартак урамы, 2 адресы буенча узачак. 9:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте.
Форум РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко кушуы буенча ТР Цифрлар министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Халыкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы белән берлектә үткәрелә.